Казан ДАУ базасында «Фермер мәктәбе» проектын «Яңа гасыр» (ТнВ) телеканалында яктырту

17 апрельдә ТнВ каналында «Манзара» иртәнге программасының чираттагы чыгарылышын яздырдылар. Тапшыруда иртәнге кунакларның берсе – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Казан ДАУны икътисад Институтының авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы доценты, «Фермер мәктәбе» проекты кураторы Гайнетдинов Илгизәр Гыйльметдин улы булды. Ул тапшыруны алып баручы Илдар Кыямовка һәм Луиза Закировага «Фермер мәктәбе» проекты турында сөйләде. Әңгәмә барышында проектны тыңлаучылар, укыту шартлары, белем бирү процессының барышы, проект кысаларында фермер хуҗалыкларына һәм кооперативларга күчмә дәресләр турында сораулар күтәрелде. Лаеш районының «Каусар» кооперативына һәм Биектау районының М.М. Латыйпов КФХына күчмә дәресләрдән фоторепортажлар күрсәтелде. Тапшыруда «Хәләл» стандартлары буенча җитештерелә торган «Каусар» ПК(Т)продукциясе күрсәтелде. Тапшыру 19 апрельдә иртәнге эфирда күрсәтелде.