Казан ДАУ базасында яшь комбайнчылар арасында ел саен үткәрелә торган «Хезмәт кешесенә дан» исемле уникенче республика телевизион конкурсына йомгак ясалды

10 октябрьдә Казан ДАУның механизация һәм техник сервис Институты базасында яшь комбайнчылар арасында ел саен үткәрелә торган «Хезмәт кешесенә дан» исемле уникенче республика телевизион конкурсына йомгак ясалды. Аны «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан ДАУ оештырды.

I этап (район) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан» ДТРК белән берлектә урып-җыюның барлык чорында уздырылды.

Кичә, 9 октябрьдә, бәйгенең финал этабы узды. Конкурсның соңгы этабын үткәрү урыны механикалаштыру һәм техник сервис Институтының 70 еллык юбилее уңаеннан сайлап алынды. Соңгы этап ике турда узды – теоретик һәм практик. Конкурста катнашучыларның эшләре индивидуаль исәпкә алу кәгазьләре буенча бәяләнде һәм урып-җыю вакытында башкарылган эшләр, теоретик һәм практик әзерлек күләменнән торды.

10 октябрьдә тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан ДАУ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үзенең сәламләү сүзендә яшь комбайнчыларны лаеклы җиңүләре белән котлады: «Җиңү өчен, белем һәм осталык кирәк. Конкурсның традициясе дәвам итү бик яхшы. Игенче һөнәре һәрвакытта да мактаулы исем!»

ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев әйтүенчә: «Заманча техникада эшнең сыйфаты белгечләр белеменә бәйле!»

Аннары барлык җиңүчеләрне Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев сәламләде һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Игенче һөнәре хөрмәтле һөнәр һәм ул ихтирамга лаек. Икмәк һәр нәрсәгә баш – кешегә иң кирәк нәрсә – ул икмәк, икмәк булмаса, берни булмый!”, – дип, билгеләп үтте ул.

Ә “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

“Хезмәт кешесенең бәһасе төшкән вакытлар бар иде, ә бу конкурс аның кыйммәтен кире кайтарырга ярдәм итте. Тележурналист Дмитрий Второвка һәм аның командасына зур эшләре өчен аерым рәхмәт! Бәйрәм белән!”,- диде ул.

Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын – Ибәтуллин Илнур Вагыйз улы һәм аның ярдәмчесе Әюпов Илназ Фәрхәт улы («Нурлат сөте» ҖЧҖ, Нурлат муниципаль районы).

II урын – Хәмзин Илмар Илдар улы һәм аның ярдәмчесе Хафизов Илнар Ирек улы (“Әнәк” Агрофирмасы ҖЧҖ, Актаныш муниципаль районы);

III урын – Закиров Риназ Разим улы – Казан ДАУның механизация һәм техник сервис Институтының 3 нче курс студенты, һәм аның ярдәмчесе Миңнегалиев Рәмис Равил улы (Зәй шәһәре, «Зәй» Агрофирмасы ҖЧҖ).

Иң яхшы практик күнекмәләрне Биектау районыннан килгән катнашучы Хәбибуллин Искәндәр Илдар улы, ә иң яхшы теоретик белемнәрен Республиканың Арча районыннан Хәбибуллин Илшат Зөлкәрәм улы күрсәтте.

«Рекордлы суктыру» номинациясендә Сарман районыннан катнашучылар – Сафин Разил Рузил улы һәм аның ярдәмчесе Хуҗин Марат Мансур улы лаек булды.

“Иң зур стаж (9 ел)” номинациясендә – Ютазы районыннан механизатор Илдар Галиев.

Ә иң яшь катнашучы дип (2001 елгы) Алабуга районыннан комбайнчы Зөлфәт Шәкүров танылды.

Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасында шулай ук инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Хәмидуллин Н.Н., ИМиТС директоры Яхин С. М. катнашты.

Нәтиҗәдә 5 миллион ярым тоннага якын бөртекле җыеп алынган.  Моңа яшьләр экипажлары да зур өлеш кертте. Аларга озак ял итәргә туры килмәячәк – хәзер хуҗалыкларда яшелчә җыю бара, ә тиздән алар техниканы язгы кыр эшләренә әзерли башлаячак.