Казан ДАУ «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексын ачуда катнашты

Татарстанның Лаеш районында «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Биосфера Фиш» комплексы елына 8 млн. данә чөгә балыгы җитештерүгә һәм Идел-Нократ төбәгенең балык запасларын яңадан җитештерүгә исәпләнгән.

Чарада шулай ук Агробиотехнопарк һәм Казан ДАУ ландшафт дизайны Үзәге турында стенд мәгълүматы тәкъдим ителде. Ректор Вәлиев А.Р. Президент Рөстәм Миңнехановны, вице-премьер, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаровны, катнашучыларны Агробиотехнопаркның эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм август аенда уңышлы узган ландшафт дизайны Фестивале турында сөйләде.

Чарада шулай ук инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Хәмидуллин Н.Н., агрономия факультеты деканы Сержанов И.М. катнашты.