Казан ДАУ Буа муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты

2020 елның 28 августында урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Х.Г. Мусин һәм доцент А. Р. Мөхәммәтшина, «Урман эше» юнәлеше буенча магистр И. И. Хөснетдинов Буа муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнаштылар. Доцент Мөхәммәтшина А. Р. Казан ДАУ, Буа урманчылыгы һәм Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында төзелгән хезмәттәшлек һәм профориентация эше турында өч яклы килешү эше нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады.