Казан ДАУ «Чиста су. Идеаль йорт» 10 нчы юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмә – конгресста катнашты

2019 елның 17-19 октябрендә Казан ДАУ «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Чиста су. Идеаль йорт» 10 нчы юбилей халыкара махсуслаштырылган күргәзмә – конгресста катнашты.

Тантананы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Насыйров Илдус Наил улы ачты.

Сәламләү сүзе һәм нәтиҗәле эш теләкләре белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы Шубин А.А, Беларусь Республикасының Россиядәге илчелегенең бүлек җитәкчесе Исаев О. Ф., ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Николаев А. С. һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.

Казан ДАУ экспозициясен Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы тәкъдим итте. Ул күргәзмә кунакларын һәм рәсми затларны урман хуҗалыгы һәм экология факультеты тәкъдим иткән эшләнмәләр белән таныштырды.

Проектны эшләүчеләр әлеге чарага килүчеләргә һәм рәсми затларга үз эшләрен уңышлы тәкъдим иттеләр. Проектлар үзләренең уникальлеге, үтемлелеге һәм ТР гамәлгә ашыру мөмкинлеге белән кызыксындырдылар.

Күргәзмә нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт аграр университеты актив катнашкан өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.