Казан ДАУ делегациясе 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицейда булып кайтты

8 августта инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Н.Н. Хәмидуллин, югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге директоры Г.Р. Фәссахова, стратегик планлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге директоры Ф.Т. Нәҗметдинова составындагы Казан ДАУ делегациясе Казан шәһәренең Идел буе районындагы 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда булдылар. Лицей 2019 елда эшли башлады һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында, федераль бюджеттан финанслау белән төзелде. Яңа өч катлы мәктәпнең заманча уку сыйныфлары, ике бассейн, спорт мәйданчыклары бар. Лицей табигый-фәнни юнәлештә. Профильле фәннәр – математика, информатика, физика, химия. Профильле сыйныфларда укытуның төп юнәлешләре – физика-математика, химия-биология һәм табигый-математика. Лицей җитәкчелеге Казан ДАУның АПКда автоматлаштыру һәм роботлаштыру, агробиотехнологияләр, санлы икътисад һ.б. юнәлешләре буенча профильле класслар булдыру турындагы тәкъдимен зур энтузиазм белән кабул итте. Әлеге чара кысаларында директор урынбасарлары ландшафт дизайны Үзәге һәм укыту Үзәге эше белән таныштылар. Җомга көнгә башлангыч сыйныф укучыларының экскурсияләре турында килештеләр.