Казан ДАУ делегациясе эшлекле визит белән «ПК Агромастер» ҖЧҖ компаниясендә булды

11 мартта Казан ДАУ делегациясе эшлекле визит белән ТР Мөслим районында «ПК Агромастер» ҖЧҖ компаниясендә булды. Визитның максаты – «Игенчелек академиясе» белем бирү проекты кысаларында белем бирү семинарының оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу. Әлеге проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «ПК Агромастер» ҖЧҖ һәм Мөслим районынның җирле үзидарә органнары белән берлектә Аграр университет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Практик юнәлешле уку-укыту программасы ел дәвамында гамәлгә ашырылачак һәм орлык әзерләүдән башлап, бөртеклеләрне урып-җыю логистикасы белән төгәлләнеп, бөтен җитештерү циклын колачлаячак.

Очрашу барышында шулай ук безнең компания агрофирмасында университет студентларының практика узу мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Генераль директор Илгиз Исламов бөртеклеләрне игүнең минималь технологиясе турында сөйләде, кунаклар өчен җитештерү цехлары буенча экскурсия оештырылды.