Казан ДАУ делегациясенең Алабугага визиты
2022 елның 11 мартында Алабугага “ИНКО-ТЕК Агро Алабуга” заводына эшлекле сәфәр оештырылды. Ректор Айрат Вәлиев җитәкчелегендәге Казан ДАУ делегациясе составында проректорлар, институт директорлары һәм структур бүлекчәләр хезмәткәрләре бар иде. Визитның максаты – ИнкоТек Агро Алабуга минераль ашламалар җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышу, фәнни проектлар һәм кадрлар әзерләү буенча уртак эш юнәлешләрен билгеләү.