Казан ДАУ хезмәткәрләренең балалары Дәүләт төзелеше нигезләре белән таныштылар

17 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең беренче көнендә Казан ДАУ хезмәткәрләренең балалары өчен университетның оештыру-тәрбия эшләре идарәсе тарафыннан танып-белү чаралары үткәрелде.

Уку-демонстрация үзәге буенча экскурсияне доцент Раил Хөсәенов мавыктыргыч үткәрде. Ул балаларга заманча авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде. Өлкән укытучы Нияз Сафиуллин Татарстан Республикасының Дәүләт корылышы һәм дәүләт хакимияте органнары турында кечкенә генә дәрес үткәрде, президентлык институтын да кертеп, Татарстан Республикасының беренче һәм хәзерге Президенты Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановның Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар эшчәнлеге турында сөйләде. Барлык чаралар ахырында чәй эчү булды.

Translate