Казан ДАУ хезмәткәрләре спорт ярышларында

2020 елның 1 мартында Казанның Аккош урман паркында Масленицаны бәйрәм иттеләр. Халык күңел ачулары 25 меңнән артык кеше җыйды. Бәйрәмгә килгән казанлылар халык уеннарында катнаштылар, кайнар коймаклардан авыз иттеләр һәм иҗат коллективларының чыгышларын тыңладылар, ә чараның хедлайнеры танылган җырчы Виктория Дайнеко булды.

Шулай ук бу чарада Казан ДАУның киез итекләрдә хоккей буенча командасы да актив катнашты. Барлыгы 5 команда катнашты: «Биектау», «Байлар Сабасы», «Теләче», «Казанның әйдәп баручы командалары» һәм «Казан ДАУ» командасы. Безнең команда мактаулы 2 урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Команда составы:

  1. Нафиков Инсаф Рафит улы –агроби знеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты
  2. Яруллин Фәнис Фәрит улы – техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы доценты
  3. Хөсәенов Раил Камил улы  -агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты (капитан)
  4. Иванов Борис Литта – агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасының өлкән укытучысы
  5. Лушнов Максим Александрович – агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты
  6. Кашапов Илдар Ильяс улы – агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасының өлкән укытучысы
  7. Әгълиуллин Назим Наил улы – Б 271-02 төркеме студенты
  8. Шагиев Риназ Рәдис улы – Б 261-04 төркеме студенты
  9. Мостафин Зариф Артур улы – С 251-07 төркеме студенты
  10. Әхмәтҗанов Адель Рөстәм улы – студент