Казан ДАУ Идел буе агросәнәгать форумында катнашачак

12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 300дән артык оешмасыннан һәм предприятиесеннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Казан ДАУ да анда катнашачак.

Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культуралар орлыклары, продукцияне эшкәртү, төрү һәм сортировкалау җайланмалары һ.б. Килүчеләргә Идел буе төбәкләреннән фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы табигый товарлар сатып алу мөмкинлеге булачак.

Агросәнәгать форумы кысаларында киң эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Чараларның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җитештерүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны – «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 йорт (Халыкара аэропорт). Керү ирекле (бушлай).