Казан ДАУ командасы инглиз теле буенча «English Bridge to Agriculture» III Идел буе олимпиадасында катнашты

2021 елның 13-14 маенда инглиз теле буенча «English Bridge to Agriculture» III Идел буе олимпиадасы узды. Быел чара видеоконференция форматында узды.

Олимпиаданың максаты – студентларның инглиз телен өйрәнүгә мотивациясен һәм инглиз телен белү дәрәҗәсен арттыру (авыл хуҗалыгы терминологиясен кулланып).

Олимпиада нәтиҗәләре буенча безнең команда мактаулы 3 урынны яулады! Командаларны һәм катнашучыларны олимпиадада җиңүләре белән котлыйбыз!