Казан ДАУ лабораторияләре «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәге составына керде

2020 елның 24 апрелендә Zoom платформасында «Казан талантлар ачык университеты 2.0» АКБОның Фәнни-эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча Республика үзәгенең фәнни һәм белем бирү лабораторияләре исемлеген килештерү.

2. «Сириус»үзәге моделе буенча Республика үзәгенең профильле программаларына педагогларны сайлап алу критерийлары турында.

Конкурс нигезендә 10 фәнни лаборатория исемлеге составына Казан дәүләт аграр университетының 2 лабораториясе керде:

* Техноген экотоксикантлар лабораториясе (фәнни җитәкче – Гыйбадуллин Радик Зифар улы б.ф.к., Казан ДАУ урман тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы доценты). Лабораториянең төп юнәлешләре – калдыкларны эшкәртү буенча потенциаль биопрепаратлар субстанцияләре алу юлы белән юынты суларны чистартуның нәтиҗәле ысулларын эшләү, шулай ук туфракны техноген пычрактан саклауның яңа формаларын һәм методларын эзләү. Лабораториядә шулай ук экология буенча профильле программалар кысаларында практик һәм лаборатор дәресләр үткәрү планлаштырыла.

* АПКда технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру лабораториясе (фәнни җитәкче – Семушкин Николай Иванович, т.ф.к., доцент, «Казан дәүләт аграр университеты” ЮҺБ ФДБМУнең Укыту-демонстрация үзәге җитәкчесе).

Лаборатория Авыл, урман һәм балык хуҗалыгында технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру проблемалары буенча тикшеренүләр башкару өчен төзелә. Лабораториядә шулай ук физика буенча профильле программалар кысаларында практик һәм лаборатор дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Котлыйбыз!

Киңәйтелгән утырыш эшендә НЭС әгъзасы, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗметдинова Ф. Т. катнашты.