Казан ДАУ ландшафт дизайны Үзәге территориясендә Ландшафт дизайны -2020 фестивале үз эшен тәмамлады

Казан ДАУ ландшафт дизайны Үзәге территориясендә 2020 елның 14 августында ландшафтлы дизайн буенча Фестиваль эшен төгәлләде, аны Казан ДАУ, Ташлар йортының проект-дизайнер төркеме һәм Казан төзелеш көллияте оештырды. Фестиваль 27.07.20-14.08.20 узды.

Волонтерлар ярдәме Казан ДАУ студентлары-практикантлары тарафыннан күрсәтелде.

Чара дөньякүләм дәрәҗәдәге стандартлар буенча үткәрелде, һәр катнашучыга үз арт-объектын үтәү өчен 9 квадрат метр һәм 14 көн бирелде. Фестивальдә катнашучылар ике төркемгә бүленде: «Һәвәскәрләр» төркемендә — Казан ДАУ, КСК һәм КФУ студентлары, шулай ук «Профессионаллар» төркемендә — Казан, Чаллы һәм Татарстан Республикасы районнарыннан профессиональ дизайнерлар.

Эшләрне бәяләү өчен абруйлы жюри җәлеп ителде, аларга республиканың төрле ВУЗларыннан профильле юнәлеш буенча вәкилләр һәм гамәлдәге ландшафтлы дизайнерлар керде.

Жюри эшләр буенча нәтиҗәләр чыгарды һәм һәр арт-объектны ун баллы шкала буенча бәяләде. Бүләкләү 14 августта 14: 00 сәгатьтә Казан ДАУ ландшафт дизайны Үзәге территориясендә узды. Бүләкләү тантанасында Казан ДАУнан инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Хәмидуллин Н.Н., ландшафт дизайны Үзәге директоры Шәйхрәзиев Ш.Ш. катнаштылар. Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән эшләрнең сыйфатын һәм креативлыгын югары бәяләделәр.

Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.

“Һәвәскәрләр” төркеменнән:

1 урын

Хорошавина  Анастасия Алексей кызы

2 урын

Шәфигуллин Ренат Филгат улы

3 урын

Анисимова Арина Константин кызы

«Профессионаллар» төркеменнән:

1 урын

Сәлимова Индира Ирек кызы, 10000 сертификат

2 урын

Давхале Гөлназ Рәсим кызы, 6000 сертификат

3 урын

Ситдыйкова Венера Фируз кызы, 4000 сертификат.

Тамашачылар симпатиясе призына һәм 3000 сумлык сертификат белән Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының Б491-02 төркеменнән 1 курс студенты Мортазин Ришат Салават улы бүләкләнде. 

Барлык катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!