Казан ДАУ мәйданчыкларында «Яңа белем» марафоны узды

«Яңа белем» агарту марафоны 20-22 майда Россиянең сигез шәһәрендә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Сочи, Владивосток, Новосибирск һәм Калининградта узды. «Яңа белем» марафонына дистәләгән студент кушылды.

Чара кысаларында 100дән артык дискуссия, лекцияләр, интервьюлар, ачык дәресләр һәм мастер-класслар карарга була. Марафонның барлык чаралары да marathon.znanierussia.ru сайттагы интернет-трансляция белән үрелеп бара. Бу исә дөньяның теләсә кайсы почмагыннан теләгән һәр кешегә анда катнашырга һәм яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирәчәк.

Марафон барышында Россиянең актуаль казанышлары һәм заманча технологияләре, реаль проектлар һәм кейслар күрсәтелде. Катнашучылар бу казанышларны тудыручы кешеләр, аларның шәхси һәм һөнәри үсеше тарихы белән танышалар. «Яңа белем» марафонының спикерлары – 150дән артык кеше. Алар арасында Россия һәм чит ил фән, мәдәният, сәнгать, дәүләт идарәсе эшлеклеләре, Россия һәм халыкара әйдәп баручы компанияләрнең топ-менеджерлары, шулай ук спортчылар һәм уңышлы эшмәкәрләр.