Казан ДАУ магистрантлары «Россельхозцентр»ның Татарстан филиалында практика уза

Казан аграр университеты магистратурасының 1 курс студентлары «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында җитештерү практикасын уза башладылар.

Практикантлар белән филиал җитәкчесе Виталий Новичков очрашты. Ул студентларга филиалның эше һәм агроном һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Яхшы агроном булу өчен селекцияне һәм орлыкчылыкны, культуралы үсемлекләрнең биологик үзенчәлекләрен һәм аларны үстерү агротехникасын, агрохимияне, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан яклау ысулларын, азык җитештерүне һ.б.ларны белергә кирәк. Мондый дисциплиналарны теоретик яктан гына белү аз, ә үзеңә, кешеләр белән бергә, җирдә, техникада эшләп өйрәнергә кирәк. Җитештерү практикасын узу өчен безгә килгән студентларның кирәкле һөнәри күнекмәләр алып, алга таба яхшы белгечләр булып җитешүләренә ышанычым зур”, – дип билгеләп үтте ул.

Филиал җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин булачак белгечләрне орлыкчылык бүлегенең эше белән таныштырды. Ул орлыкларның чәчү һәм сорт сыйфатын анализлауның ничек үткәрелүе турында сөйләде, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең ирекле сертификацияләү системасында авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларына сертификатлар бирү шартларын һәм кагыйдәләрен аңлатты, студентларга җитештерү практикасын уңышлы узуларын теләде.

Үсемлекләрне яклау бүлегенең эше, фитосанитар мониторинг методикасы, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә корткычларны һәм авыруларны ачыклау, шулай ук бәрәңге орлыкларына анализ ясау турында студентларга филиал җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйләде.

Ә филиалның баш микробиологы Юлия Федорова студентларны технологик-аналитик лаборатория эше белән таныштырды, үсемлекләрне яклауның биологик чараларын һәм энтомофагларны җитештерү турында сөйләде.

Практика барышында студентлар филиал белгечләре белән бергә орлык чәчүлекләреннән проба алуда һәм авыл хуҗалыгы культураларының фитосанитар мониторингында, ә технологик-аналитик лабораториядә үсемлекләрне биологик яклау чараларын һәм энтомофагларны җитештерүдә катнашачаклар.

Агроном – авылда иң мөһим белгечлекләрнең берсе. Хуҗалыкта эшләгәндә, бу һөнәр вәкилләренә үсемлекчелек продукциясен җитештерү буенча эшләрне оештырырга һәм башкарырга кирәк булачак. Бүген студентларның Казан дәүләт аграр университетында һәм җитештерү практикасы вакытында алган белемнәре һәм күнекмәләре яшь белгечләргә аларның киләчәк эшләрендә кирәк булачак.

Ә әлегә аграр вуз студентлары «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалында җитештерү практикасының беренче көннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашалар»:

“Бүген мин филиалның технологик-аналитик лабораториясендә энтомофаглар җитештерү бүлегендә эшләдем. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» белгечләре миңа лаборатория шартларында файдалы бөҗәкләрнең ничек чыгарылуын күрсәттеләр. Энтомофагларны күзәтү бик кызык”, – дип сөйләде 1нче курс магистранты Диана Сафина.

“Миңа булачак һөнәрем бик ошый. Мин үсемлекләрне яклау бүлегендә практика узам, «Цифрлы фитомониторинг» программасына мәгълүматлар керткәнче документларны тутыру дөреслеген тикшерәм. Биопрепаратларның нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча җитештерү тәҗрибәләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашачакмын”, – дип, беренче тәэсирләре белән уртаклашты агрономия факультеты магистратурасының 1 курс студенты Эрнест Комиссаров.

“Филиалның технологик-аналитик лабораториясендә мин үсемлекләрне биологик яклау чараларының ничек эшләнүен белдем һәм туклыклы мохит җитештерү линиясендә эшләдем. Миңа микробиологиянең нечкәлекләрен белү кызык”, – дип хәбәр итте аграр университет студенты Әдилә Ярмиева.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан