Казан ДАУ Нармонка урта мәктәбендә профиль сыйныфларын ачачак

Казан ДАУ ТР Лаеш муниципаль районының Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбендә профиль сыйныфларын ачарга планлаштыра. Әлеге килешү стратегик планлаштыру һәм җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге җитәкчесе Нәҗметдинова Ф.Т. мәктәп директоры Солягина Роза Илгиз кызы белән очрашу кысаларында ирешелде.

– Техник юнәлеш буенча (математика, физика, технологик процессларны автоматлаштыру)

– агротехнология профиле (математика, биология, авыл хуҗалыгында заманча технологияләр)

– икътисад юнәлеше буенча (математика, информатика, җәмгыять белеме) укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру турында Карар кабул ителде.