Казан ДАУ Нурлат һәм Актаныш районнарында

2019 елның 19 ноябрендә Казан ДАУ биотехнология, терлекчелек һәм химия кафедрасы доценты Шәймәрданова Әлфия Әгъзәм кызы белән механикалаштыру һәм техник сервис институты студенты Морысев Максим, «Своё дело в селе — смело» проектының «РССМ» ҖЧҖнең Татарстан төбәк бүлеге активистлары һәм КДВМА студентлары һәм укытучылары Нурлат аграр техникумы студентлары белән очраштылар.

Әлеге проект ярдәмендә студентлар түбәндәгеләр белән таныштылар:

– авыл хуҗалыгы профиле булган вузларда уку шартлары

– фермерларга дәүләт ярдәме чаралары

– Россия авыл яшьләре Берлеге эшчәнлеге

– теләге булган һәр кеше катнаша ала торган проектлар. Моның өчен бары тик «РССМ» ҖЧҖ әгъзасы булырга кирәк.

– социаль проектлау турында һәм проектны дөрес төзүдә ничек ярдәм алырга һәм нәрсәдән башларга

– грант конкурслары һәм яшьләр платформалары.

2019 елның 21 ноябрендә Казан ДАУ югары уку йортына кадәр белем бирү һәм эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рәфкать кызы, ИМиТСның 3 курс студенты Мөхитов Гадел Илдар улы, икътисад Институты студенты Гиздуллина Камилә, «Своё дело в селе — смело» проектының «РССМ» ҖЧҖнең Татарстан төбәк бүлеге активистлары һәм КДВМА студентлары һәм укытучылары Азнакай шәһәренең балалар иҗаты үзәгендә һәм Актаныш авылының авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәгендә 10-11 сыйныф укучылары белән очраштылар.

Чарада 200 дән артык кеше катнашты.