Казан ДАУ ректоры стипендиясенә җиңүчеләр игълан ителде

2021 елның маенда Казан ДАУ ректоры стипендиясенә документлар кабул итү игълан ителгән иде. Бу яңа стипендия һәм ул беренче тапкыр тапшырылачак.

Икътисад институты буенча барлыгы 24 гариза бирелгән.

Кандидатларның уку, фәнни, спорт, җәмәгать эшчәнлеге буенча балл-рейтинг бәяләве нәтиҗәләре буенча 5 студент сайлап алынды, аларның кандидатураларын институтның һәм университетның Гыйльми советы хуплады:

Горшенина Диана Сергеевна Б301-04,

Бутакова Гүзәл Ради кызы Б391-01

Зәйнуллин Булат Айдар улы Б391-02

Низамова Элина Радик кызы Б391-04

Бикбова Регина Илдар кызы Б381-04

Стипендиатларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Сертификатларны тапшыру тантанасы 2021 елның 1 сентябрендә «Белем көне»нә багышланган линейкада узачак.