Казан ДАУ ректорының Җиңү көне белән котлавы

Кадерле ветераннар, университет хезмәткәрләре һәм студентлары! Җиңүнең 75 еллык юбилее белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Җиңү Көне – буыннар һәм халыкларны берләштерүче тарихыбызның изге датасы, йөзләрчә мең гомер һәм кеше язмышлары белән түләнгән бәйрәм. 75 ел элек хәрбиләр һәм хәрби булмаганнар, зур ихтыяр, көч һәм бөек рух, бердәмлек күрсәтеп, озак көтелгән Җиңү хакына үз хезмәтләрен, сәламәтлеген һәм тормышларын бирделәр, Ватаныбызның тынычлыгын һәм иминлеген саклый алдылар.

Фронтта һәм тылда бу җиңүгә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, шул исәптән Казан ДАУ хезмәткәрләре, студентлары һәм чыгарылышлары да бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

Без ветераннарга, фашизмны җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләргә чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

Казан ДАУда сугыш турында дөреслекне хәтерлиләр һәм буыннан буынга кадерләп тапшыралар. Ел саен әлеге бөек бәйрәм алдыннан без традицион мәдәни һәм иҗади чаралар уздырабыз, алар арасында, һичшиксез, «Хәтер вахтасы» һәм «Үлемсез полк» акцияләре дә бар.

Күпме генә еллар үтсә дә, без һәрвакыт халыкыбызның бөек батырлыгы турында онытмабыз!

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм студентлар! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе, иминлек, яңа җиңүләр һәм казанышлар, шатлык һәм уңышлар телим!

Translate