Казан ДАУ ректорының котлавы

Хөрмәтле ветераннар, хезмәттәшләр, укытучылар һәм студентлар!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

23 февраль – батырлык, хәрби һәм гражданлык намусына ия булган, көн саен реаль эшләр белән үз Ватанына тугрылыкларын һәм ихлас мәхәббәтен раслаучы чын патриотлар бәйрәме.

Бу бәйрәм барыбызны да Ватанга мәхәббәт һәм аны яклаучыларга хөрмәт белән берләштерсен.

Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа үрләр һәм һөнәри уңышлар, тыныч күк йөзе телим!

Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р.