Казан ДАУ «Сириус» Республика үзәге белән эшли башлаячак

4 февральдә «2015-2022 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасының фәнни-эксперт советының (ФЭС) беренче утырышы узды. Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын нәтиҗәле үстерү һәм гамәлгә ашыру республика системасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «2.0» Талантлар Университеты операторы булган Сириус республика үзәге эшенә аерым игътибар бирелде.

2020 елның 1 сентябреннән «Дуслык» республика үзәге базасында профильле белем бирү программалары һәм фәнни-тикшеренү лабораторияләре эшли башлаячак. Казан ДАУ Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан бирелгән гаризалар саны буенча өченче урынны алды һәм «АПКда технологик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру» эшен башлап җибәрәчәк университетның беренче лабораториясе булды.

Дәүләт программасының яңа ФЭС составы сайланды, аның составына Казан ДАУның фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире, талантлар Университетының ФЭС эксперты Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы керде. Ул «2021-2025 елларга талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы проекты турында доклад белән чыгыш ясады.