Казан ДАУ спортчылары Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының кул көрәше буенча ярышларда призлы урыннар яуладылар

«Мәскәү» спорт комплексында 2020 елның 4-6 декабрендә Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының кул көрәше буенча ярышлар узды.

Ярышларда 15 команда катнашты. Команда составына 15 спортчы, 9 егет һәм 6 кыз керде.

Барлык катнашучылар арасында Казан ДАУның өч спортчысы үз үлчәү категориясендә призлы урыннар яуладылар.

Икенче урынны 90кг нан артык авырлык категориясендә Б171-02 төркеме студенты Галиуллин Рөстәм алды.

Өченче урынны 65 кг га кадәр авырлык категориясендә Б281-05 төркеме студенты Идрисов Рамил һәм 80 кг га кадәр авырлык категориясендә Б201-05 төркеме студенты Шиһапов Илһам яуладылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ җыелма командасы икенче төркем югары уку йортлары арасында беренче урынны алды. Нәтиҗәгә «физик тәрбия» кафедрасының өлкән укытучысы Яруллин Әхмәт Габдулла улы зур өлеш кертте.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.