Казан ДАУ студентлары җиңел атлетика кроссы ярышларында катнаштылар

17 октябрьдә Аккош күле урман-парк зонасы территориясендә урнашкан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте чаңгы базасында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары арасында җиңел атлетика буенча кросс ярышлары узды. Ярышларда 7 команда катнашты. Казан ДАУның «Физик тәрбия» кафедрасы доценты Хуҗина Гөлинә Котдүс кызы җитәкчелегендә җыелма командасы 3 урынны яуладылар.

Казан ДАУ җыелма командасы составы:

1.            Әхмәтҗанов Илнур Илшат улы, Б181-01

2.            Зарипов Газиз Гафур улы, Б201-05

3.            Юмаева Лилия Самат кызы, Б271-06

4.            Зайцева Эмилия Игоревна, Б301-04

5.            Дьячков Валерий Андреевич, Б391-03

6.            Иванников Андрей Сергеевич, Б271-06