Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең файдасы турында таныштылар

1 апрельдә студентлар һәм хезмәткәрләр белән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү кирәклеге турында аңлату эшләре үткәрелде. 18 нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиб-терапевты Дольник Айгөл Фәим кызы COVID-19 турында җентекләп сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авырмауның төп ысулы – вакцинация!