Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләренең Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе белән очрашуы

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (9 декабрь) уңаеннан Казан ДАУнда студентлар һәм хезмәткәрләр Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе, 3 сыйныф юристы Сәлимов Ранис Фәнис улы белән очраштылар. Чыгыш барышында коррупция нәрсә ул, мәнфәгатьләр каршылыгы нәрсә ул һ. б. сораулар яңгырады. Студентлар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм актив рәвештә сораулар бирделәр.