Казан ДАУ студентлары «Чиста уеннар» чарасында катнаштылар

19 сентябрь көнне Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетының беренче курс студентлары (Борһанова А., Лукашина Ю., Санзяпов Л., Михайлюк М., Кыямов И., Мадышев Д., Васюта А., доцент Гибадуллин Р. З. җитәкчелегендә) «Чиста уеннар» чарасында катнаштылар. Нәкъ менә шул көнне Бөтендөнья чисталык көне акциясе үткәрелде, анда укучылар һәм волонтерлар Зөбәрҗәт күле территориясен җыештырдылар. Аларның максаты – чүп-чарны дөрес итеп бүлү иде. Кем күбрәк җыя, шул җиңүче.  Отыш – акваланг белән күлгә чуму булды. Өмәдән соң концерт һәм бүләкләү булды. Студентлар файдалы итеп фикердәшләре белән вакыт үткәрделәр һәм табигатькә булыштылар.