Казан ДАУ студентлары дарулар һәм азык-төлек китерүдә булышалар

Университетта «Помогать просто» волонтерлык хәрәкәте актив эшли. Волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләренә балалар йортларына, приютларга, ветераннарга һәм өлкәннәргә ярдәм итү, шулай ук спорт һәм мәдәни чараларны оештыруда ярдәм итү керә.

Бу авыр чорда студентлар өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүгә актив кушылдылар, ашамлыклар һәм дарулар китерәләр. Шулай ук ЭИОСта белем алган вакытта цифрлы волонтерлар студентларга һәм укытучыларга уку процессын үзләштерүдә һәм тормышка ашыруда ярдәм итә.