Казан ДАУ студентлары командасы II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсыннан җиңү белән кайтты

Казан ДАУ студентлары командасы II Бөтенроссия авыл хуҗалыгы отрядлары арасында һөнәри осталык конкурсында катнашты. Конкурс 2021 елның 23 апреленнән 25 апреленә кадәр Новосибирск шәһәрендә «Новосибирск ДАУ» ЮҺБ ФДБМУ базасында узды.

Конкурста Россиянең алдынгы аграр вузларыннан 23 команда катнашты.

Казан ДАУ командасы «Тракторлар, автомобильләр һәм энергетика җайланмалары» кафедрасы доценты Хафизов Р. Н. җитәкчелегендә түбәндәге составта чыгыш ясады: Шәфигуллин Г. Т. (2 курс магистры), Семенов П. Г. (аспирант), Клюкина О. Д. (4 курс студенты).

Безнең команда барлык конкурс һәм практик бурычларны үтәгәндә яхшы белемнәр күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта Шәфигуллин Г. Т. «Механикалаштыру» номинациясендә 1 нче урынны, Семенов П. Г. «Агрономия» номинациясендә 2 нче урынны һәм Клюкина О. Д. «Ландшафт дизайны» номинациясендә 3 нче урынны алды.

Конкурс студентларда практик һәм тест биремнәрен үтәүдә иҗади сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, конкурс күзаллауларын киңәйтергә, яңа кызыклы кешеләр, башка югары уку йортлары студентлары белән танышырга ярдәм итте.