Казан ДАУ студентлары коррупциягә каршы комиссияләр конкурсында җиңүче

«Ел студенты» премиясе кысаларында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә Республика яшьләре коррупциягә каршы «Бирмәскә-алмаска!» программасы кысаларында тормышка ашырыла торган коррупциягә каршы студентлар комиссияләре конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Казан ДАУның коррупциягә каршы студентлар комиссиясе беренче урынны алды һәм коррупциягә каршы чараны гамәлгә ашыру өчен ТР балалар һәм яшьләр эшләре Министрлыгыннан сертификат алды.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!