Казан ДАУ студентлары республика кырларына практикага киттеләр

Казан ДАУнда студентларны «Агрокөч» АҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «АПК Продпрограмма» ҖЧҖ, “Ак Барс” холдинг программасы” АҖ җитештерү практикасына һәм «Защита» студентлар хезмәт отрядына тантаналы озату булды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, университет ректоры Айрат Вәлиев, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән студентларга Айрат Вәлиев мөрәҗәгать итте. “Практика узу өчен без республика предприятиеләренә югары курслардан 250 студентны җибәрәбез. Җитештерү практикасын оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Быел без алдынгы технологияләр кулланыла торган эре предприятиеләр белән җитештерү практикасын оештыру турында берничә килешү төзедек”, – диде университет ректоры.

Республика вице-премьеры исеменнән булачак практикантларга Ришат Хәбипов та мөрәҗәгать итте. «Быел практика узуга карата шартлар үзгәрде. Быел без авыл хуҗалыгы предприятиеләренең практиканы оештыру чыгымнарын 90%ка кадәр капларга әзер. Бу исемлеккә хезмәт хакы, яшәү һәм көнкүреш шартлары һ.б. керә», – дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

Бүген студентлар Арча, Кайбыч, Тәтеш һәм Лаеш районнары кырларына юлландылар. “Университетка алган белемнәребез һәм авыл хуҗалыгының нәрсә икәнен аңларга мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәт. Без практиканы бик теләп узачакбыз һәм безнең белән горурлансыннар өчен барысын да эшләячәкбез. Киләчәктә кирәк булырлык яңа белемнәр туплап кайтачакбыз”, – дип сөйләде Механикалаштыру һәм техник сервис институтының 2 нче курс студенты Айдар Гайфуллин.

Чара барышында балаларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре дә мөрәҗәгать итте.

Студентларны озату иң яхшы 25 студентны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының исемле стипендиясе белән бүләкләү һәм «Август-Агро» ИК ҖЧҖенең икенче корпоратив конкурсында җиңүчеләргә призлар тапшыру белән тәмамланды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан