Казан ДАУ студентлары «Россия чаңгы юллары-2021» Бөтенроссия массакүләм ярышларында катнаштылар

13 февральдә «Локомотив» спорт комплексы территориясендә «Россия чаңгы юллары-2021» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә тарафыннан, физик тәрбия кафедрасы белән берлектә, Казан ДАУ студентлары һәм хезмәткәрләренең актив катнашуы оештырылды.