Казан ДАУ студентлары «Студентлар регби лигасы» ярышларында катнаштылар

2020 елның 17-18 октябрендә «Тулпар» стадионында «Буревестник» спорт җәмгыяте ярдәме белән күптән көтелгән «Студентлар регби лигасы» ярышлары узды. Анда Казан ДАУ студентлары һәм шәһәребезнең башка югары уку йортлары катнашты. Тантаналы ачылыш 17 октябрьдә үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ егетләре -3, ә кызлар 8 нче урынны яуладылар.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!