Казан ДАУ студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры стипендиатлары булдылар

17 декабрьдә Казан ДАУ студентларына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Ә. Җаббаровның дәүләт стипендиясенә сертификатлар тапшырылды. Бүләкләү процедурасы механикалаштыру һәм техник сервис институты стеналарында узды. Стипендиягә 25 студент лаек булды: аларның 10сы – механикалаштыру һәм техник сервис Институты, 9ы – Агрономия факультеты һәм 6сы – икътисад Институты. Сертификатларны инфраструктураны үстерү һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Н. Н. Хәмидуллин тапшырды.

Барлык стипендиатларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!