Казан ДАУ студентлары «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар.

2021 елның 11 сентябрендә Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 1 курс студентлары, факультет деканы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гафиятов Р.Х. һәм доцент Нәфыйков И. Р. җитәкчелегендә, Казан шәһәрендә «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган  «Изумрудное» күлен чистарту буенча Бөтенроссия экологик өмәсендә катнаштылар.

Өмә күңелле үтте, вакыт-вакыт музыка уйнады һәм күңелле көлү тавышлары ишетелде. Бу, беренче чиратта, эш булуга карамастан, студентлар бергәләп ял итүләреннән канәгать калды. Инде бер сәгатьтән соң күл тирәсендәге территория үзгәрде. Балалар катнашуларына үкенмәделәр һәм өмәне елмаю белән искә алалар.

“Бу өмә генә түгел, ә тулы бер вакыйга булды. Без таныш булмаган кешеләрнең мөнәсәбәтләре никадәр якын булырга мөмкин икәнен белдек. Иң беренче чиратта бу уңай эмоцияләр алу, яңа кешеләр белән аралашу, бер зур командага берләшү һәм шәһәребез, республикабыз файдасына уртак эш башкару өчен менә дигән мөмкинлек», — диләр алар.

Чара ахырында, башкарылган эшләре өчен, барлык катнашучыларга да экология һәм табигый байлыклар министры А.В. Шадриков зур рәхмәт белдерде.