Казан ДАУ студентларын үз иленең үткәненә карата сораштыру узарга чакырабыз

2020 елның сентябрендә «Н.П.Огарев исемендәге милли тикшеренү мордва дәүләт университеты» ЮҺББ ФДБМУнең социология кафедрасы социологик сораштыру үткәрә. Максаты – хәзерге яшьләрнең үз илләренең үткәненә мөнәсәбәтен ачыклау.

Студентларны түбәндәге сылтама буенча сораштыру узарга чакырабыз: https://forms.gle/QTQFozXdCi1U6F5XA

Игътибар итегез, анкетада ачык сораулар бар, аларга компьютер яки клавиатуралы планшеттан җавап бирү җайлырак. Моннан тыш, тикшеренү Россиянең 30-40 шәһәрендә узачак, студентларга шәһәр һәм югары белем бирү оешмасы исемен төгәл язарга кирәк.

Анкетаны тутыруга бәйле проблемалар килеп туган яки хаталар булган очракта кисәтүләрне түбәндәге электрон почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз:  tatyana.nagava123@mail.ru.