Казан ДАУ студентларына багышлау

9 сентябрьдә Казан ДАУның беренче курс студентлары өчен студентларга багышлау бәйрәме узды.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, быел укырга керү яңа форматта – дистанцион рәвештә башкарылды. Сынауны намус белән үтеп, абитуриентлар Казан ДАУның беренче курс студентлары булдылар һәм тормышларының иң кызыклы этапларының берсен башладылар.

Бәйрәм Ферма-2 урамында механикалаштыру һәм техник сервис Институты янында башланды. Багышлау Каенлык территориясендә дәвам итте. Өлкән курслар беренче курс студентлары өчен төрле флешмоблар һәм күңелле конкурслар әзерләделәр. Анда барлык факультетлар һәм институтларның (икътисад Институты, механикалаштыру һәм техник сервис Институты, агрономия факультеты, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты) беренче курс студентлары катнашты. Яңгырлы һава торышына карамастан, барлык студентлар да канәгать калдылар.

Котлыйбыз! Хәзер сез Казан дәүләт аграр университеты студентлары!