Казан ДАУ студентларына БДБ илләренең беренче Уеннарының волонтерлык программасын тәкъдим иттеләр

БДБ илләренең беренче Уеннары кысаларында волонтерлык кампаниясе старт алды, аны университет студентларына «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО волонтерлар белән эшләү идарәсе менеджеры Алия Җамалдинова тәкъдим итте.

Әлеге чара барышында студентларга соңгы елларда Казанда нинди халыкара спорт чаралары узуы, БДБның булачак уеннары һәм ничек волонтер булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Спорт чарасы кысаларында барлыгы 2000гә якын волонтер катнашыр дип көтелә, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 1750 волонтер, БДБ илләреннән 150 волонтер һәм Россия волонтерлык үзәкләре Ассоциациясеннән 100 волонтер.

2020 елның 20-27 августында Казанда БДБ илләре тарихында беренче тапкыр ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган Уеннар узачак. Спорт уеннарында 14-23 яшьлек 3500ләп спортчы катнашачак. Спортчылар спортның 21 төре буенча Казанның 16 мәйданчыгында көч сынашачак: дзюдо, самбо, пляж волейболы, мини-футбол, өстәл теннисы, су полосы, йөзү, бадминтон, бокс, тай боксы, шахмат, бию спорты, нәфис гимнастика, фехтование, карате, гер спорты, армрестлинг, мас-релинг, спорт көрәше, билбау көрәше (көрәш) һәм баскетбол (3х3).

Әгәр Сез БДБ илләренең беренче уеннары волонтеры булырга теләсәгез, сылтама буенча узыгыз volunteers.dspkazan.com һәм гариза рәсмиләштерегез.