Казан ДАУ студентларының Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе белән очрашуы
2021 елның 7 декабрендә Казан дәүләт аграр университетында студентлар Казан шәһәре Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе, 3 сыйныф юристы Сәлимов Ранис Фәнис улы белән очраштылар.
Чараны укыту-тәрбия эшләре проректоры А.В. Дмитриев ачты.
Студентлар белән әңгәмә барышында Р.Ф. Сәлимов коррупция турындагы актуаль мәсьәләләргә, ришвәт таләп иткән очракта коррупция гамәлләре өчен җаваплылык төрләренә кагылып үтте.
Студентлар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм актив рәвештә сораулар бирделәр. Әлеге чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган.