Казан ДАУ студентларының Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты белән очрашуы

2020 елның 2 мартында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты тарафыннан Казан ДАУ студентлары РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, профессор Сибгатуллин Фатыйх Сәүбән улы белән очрашу оештырылды. Очрашу җылы дустанә шартларда узды, экология, урман хуҗалыгы һәм агрономиянең заманча проблемалары турында фикер алыштылар. Фатих Сәүбановичның китаплары студентларда аеруча кызыксыну уятты. Ул аларны Казан ДАУ китапханәсенә бүләк итте.

Шулай ук Казан ДАУ студентлары тарафыннан тәкъдим ителгән яшьләр экологик хәрәкәте идеясе буенча да фикер алышынды.