Казан ДАУ студентларының спорт җиңүләре

6 декабрьдә «Төзүче» спорт залында Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы исәбенә кул көрәше (армрестлинг) буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча доцент Хәйруллин Ранис Рафакат улы җитәкчелегендә Казан ДАУ җыелма командасы беренче урынны яулады.

90 килограммнан артык авырлык категориясендә Галиуллин Рөстәм икенче урынны алды. Вашурина Анастасия һәм Галявиев Динар 70 кг һәм 55 кг.нан артык авырлык категориясендә өченче урынны яуладылар.

Котлыйбыз, киләчәктә дә спортта һәм укуда уңышлар телибез!