Казан ДАУ студенты Алинә Мостафина «Урман чаңгы юлы – 2020» ярышларында җиңүче булды

2020 елның 26 февралендә Кукмара районының Лубян бистәсендә ел саен үткәрелә торган «Урман чаңгы юлы – 2020» ярышы булып узды.

Ярышта команда Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Пухачева Л. Ю., профессор Мусин Х. Г., өлкән укытучы Гафиятов Р. Х. җитәкчелегендә катнашты.

Студентлар арасында шәхси узышта өченче курс студенты Алинә Мостафина икенче урынны яулады.

Котлыйбыз!