Казан ДАУ студенты EuroSkills Graz 2021дә көмеш алды
2021 елның 22-26 сентябрендә Австриядә һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты узды. 2021 елгы беренчелек кысаларында конкурсантлар 38 төп һәм 10 презентацион компетенциядә чыгыш ясадылар. Бу-Европада ике елга бер тапкыр үткәрелә торган һөнәри осталык буенча зур ярышлар. EuroSkills Graz 2021 милли җыелма командасы составына Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортостан, Алтай, Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе, Томск, Оренбург, Ульяновск, Липецк, Төмән өлкәләреннән, Краснодар һәм Красноярск крайларыннан 57 профессионал керде.
Казан ДАУ студенты Руслан Яруллин катнашкан Россия командасы беренче урынны яулады. Шулай ук ул “Плитка белән тышлау” компетенциясе буенча көмеш медаль алды.
“Чемпионатларда катнашу минем өчен – ул уңайлылык зонасыннан чыгу. Мин ил җыелмасының төп составына күтәрелә алуыма шатмын һәм илне сынатмаячагыма ышанам. Булачак профессионалларга барлык карарларны да, төрле яктан исәпләп, дөрес итеп кабул итәргә, шулай ук һәрвакыт аралашучанлык мөмкинлегеңне киңәйтергә”.
Русланны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!