Казан ДАУ студенты “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсында җиңүче булды

11 октябрьдә Алексеевск аграр көллияте базасында яшь комбайнчыларның “Хезмәт кешесенә дан” республика конкурсына йомгак ясалды. Аны 11 нче тапкыр “Татарстан” ДТРК һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы белән бергә үткәрәләр.

Залда тәүлек буе диярлек Татарстан кырларыннан ашлыкны җыеп алучылар җыелган иде. Ел саен үткәрелә торган «Хезмәт кешесенә дан» бәйгесенең финалистлары – яшь комбайнчылар. Аны “Татарстан” ДТРК, шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек залда Министрлыгы оештырды. Быел гаризалар рекордлы санда булды – йөздән аз гына кимрәк.

Финалга 15 комбайнчы үтте. Катнашучылар үз осталыкларын күрсәтер өчен әлеге катлаулы процессның теоретик һәм практик өлеше буенча көч сынаштылар. Жюри яшь белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен бәяләде, әмма төп күрсәткеч – суктырылган ашлык күләме. Быел җиңүче Петр Зайцев булды.

Ул стажлы – комбайнчы. Үзе Алексеевск районыннан, инде берничә тапкыр бәйгедә катнашса да, үҗәтлеге һәм хезмәте өчен быел гына призлы беренче урынны алды.

Икенче урында арчалы Илшат Нәфыйков, өченче урында Рөстәм Мөхәммәтдинов булды.