Казан ДАУ студенты көрәш буенча республика ярышларында җиңүче булды

Минзәлә шәһәрендә 11-13 февральдә герой-язучы Муса Җәлил истәлегенә багышланган Көрәш буенча республика ярышлары узды. Б281-03 төркеме студенты Сәлахетдинов Раил 85 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.

Шулай ук Сәлахетдинов Раил көрәш буенча спорт мастеры квалификациясен дә үтәде.

Раилне бу уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез!