Казан ДАУ студенты көрәш буенча Россия чемпионатында өченче урынны алды

Казанда 2020 елның 4-7 декабрендә көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Б281-03 төркеме студенты Сәлахетдинов Раил 85 кг авырлык категориясендә тренер Хөсәенов Җәүдәт Габделхак улы җитәкчелегендә өченче урынны яулады.

Раилне бу казанышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез!