Казан ДАУ студенты Сокол Тамара Ростов шәһәрендә «Яшь аграрийлар» мәйданчыгында «Ростов-2020» форумында катнашты

Казан ДАУ студенты Сокол Тамара Ростов шәһәрендә «Яшь аграрийлар» мәйданчыгында «Ростов-2020» форумында катнашты.

Мәйданчыкның төп бурычы – авылны һәм авыл яшьләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү.

Форум дәвамында авылларны төзекләндерү, халык белән район администрациясе арасындагы хезмәттәшлек буенча проектлар әзерләнгән.

Безнең студентыбыз беренче көннән үк форумның иң актив катнашучыларының берсе булды, моның өчен тиешле бүләкләр дә алды.

Шулай ук форум мәйданчыгында параллель рәвештә «Крылья Возможностей» бөтенроссия инклюзив проекты узды, анда ул волонтер иде.

Киләсе елда, студентыбыз сүзләренә караганда, безнең югары уку йорты һәм Татарстан Республикасы данын яклау өчен, төрле форум компанияләренә күбрәк студент җәлеп ителәчәк.