Казан ДАУ студенты «Татарстан Студентлары матурлыгы» конкурсында җиңүче булды

14 декабрь көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Татарстан Студентлары матурлыгы» конкурсының финалы узды. Анда Казан ДАУның Механизация һәм техник сервис институтының 2 курс студенты Иванова Яна Михайловна катнашты. Ул «Татарстан студентлары иҗат миссы» титулына ия булды. Конкурсны оештыручылар «Татарстан Республикасы Яшьләр берлеге».

Янаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!