Казан ДАУ Талантлар Университетының фәнни-эксперт советының киңәйтелгән утырышында катнашты

2020 елның 20 маенда 14-15 сәгатькә кадәр онлайн форматта Талантлар Университетының фәнни-эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш кысаларында Татарстан Республикасында сәләтле һәм талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен республика конкурс чаралары реестрын раслау, «Сириус» моделе буенча сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге җиһазлары исемлеген килештерү, 2020 елның июнь-июль айларында дистанцион форматтагы профильле программалар графигы, шулай ук 2020 елда Талантлар Университетының вакытлы фәнни-тикшеренү коллективына конкурс йомгаклары каралды.

Исегезгә төшерәбез, Казан ДАУ ике фәнни лаборатория төзү буенча конкурс отты: «Техноген экотоксикантлар» (фәнни җитәкчесе Гибадуллин Радик Зифарович – б.ф.к., урман тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы доценты) һәм «Автоматлаштыру һәм роботлаштыру» (фәнни җитәкчесе Семушкин Николай Иванович, машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы).

Бүген әлеге лабораторияләрнең җиһазлар исемлеге расланды. Аларда Казан ДАУ аспирантлары һәм магистрантлары эшләячәк һәм алар «Сириус» моделе буенча сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү Республика үзәгенең профильле белем бирү сменаларында катнашачак.