Казан ДАУ «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсендә актив катнаша

10 февральдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» 3 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе старт алды. Ул агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен һәм эшлекле форумны берләштерде. Күргәзмә 12 февральгә кадәр узачак.

Ел саен чара авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруда, үз продукцияңне һәм эшләнмәләреңне презентацияләүдә, шулай ук инвесторларның игътибарын җәлеп итүдә кызыксынучы меңләгән агробизнес вәкилләрен бергә җыя.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа – «Хронологик чылбыр» концепциясендә бирелә, аның кысаларында АПКның барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә күрсәтелә.

Ике бик зур күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен күрсәтәләр. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала:авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җайланмалар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерларының продукциясе һәм башкалар.

Агросәнәгать форумы кысаларында киң эшлекле программа каралган. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Күргәзмә чараларында Казан ДАУ актив катнаша. Ул 2020 елда күргәзмәдә катнашучыларга аграр фәннең һәм мәгарифнең өстенлекле юнәлешләре буенча үзенең эш нәтиҗәләрен күрсәтте. Мәсәлән, ФЦПны гамәлгә ашыру кысаларында безнең галимнәр «Bionovatic» ДК белән хезмәттәшлектә үсемлекләрне саклау өчен яңа биологик препаратлар, биопрепаратларның сыйфатын экспресс-бәяләү өчен тест-система эшләнде, уйлап табуларга 10 патент алынды, алар лицензияле килешүләр буенча индустриаль партнерга коммерцияле сату өчен тапшырылды.

Моннан тыш, университет ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә университет Агробиотехнопаркы проектын гамәлгә ашыра. Анда 2020 елда 1600 делянкада 50дән артык тәҗрибә тупланган, 40тан артык препарат һәм 30га якын яңа сорт һәм гибрид сыналган, шулай ук 255 тонна элиталы бодай орлыгы һәм 55 тонна вируссыз орлык бәрәңгесе җитештерелгән.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «2020 елда ТР агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар» темасына киңәйтелгән утырышын уздыру күргәзмәнең төп вакыйгасы булды. Коллегия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук ТР агрохолдинглары җитәкчеләре, аграр югары уку йортлары ректорлары һәм ФТИ җитәкчеләре катнашты.

2021 елгы коллегия кысаларында «Операцион эшчәнлеккә сакчыл җитештерү инструментларын кертү юлы белән тармак предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде, җитештерү процессларын оптимизацияләү, запасларны киметү һәм тәмамланмаган җитештерүне киметү, логистика чыгымнарын һәм югалтуларны оптимизацияләү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булды. Чарада хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ТРның төбәк компетенция үзәге каршындагы процесслар фабрикасы вәкилләре, «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр җитәкчеләре, Казан ДАУ укытучылары катнашты.